Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Милли шура рәисе: Татарстан һәм Башкортстандагы халкыбыз – татарның умыртка баганасы

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Уфа шәһәренең «Башкортстан» кунакханәсе конференц-залында чыгышында Милли шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының узган елдагы эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнары турында сөйләде.

Шулай ук Васил Шәйхразиев Дәүләт программалары, татар телле дәреслекләр, милли киемнәр, уен кораллары темаларына да тукталды. Милли шура рәисе узган ел ахырында 10 миллион сумлык һәм быел тагын шул күләмдәге грантлар игълан ителүен дә әйтеп узды.

Васил Шәйхразиев Татар конгрессы белән «SERGIS» Адвокатлар коллегиясе арасында килешү төзелүен, 19 гыйнвар көнне Милли шура утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан татар халкына мөрәҗәгате кабул ителүен дә әйтте.

«Татарстан һәм Башкортстандагы халкыбыз татарларның умыртка баганасы. Чөнки бу территориядә 3 миллионнан артык милләттәшебез яши», — дип искәртте Милли шура рәисе.

Очрашу ахырында Васил Шәйхразиев 18 гыйнварда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, Татарстанның һәм Башкортстанның Халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләде.

Шундый ук медаль белән, 20 гыйнвар көнне, үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгының күренекле эшлеклесе, озак еллар буе «Родина» агрофирма җитәкчесе булып хезмәт иткән абруйлы якташыбыз Рәфкать Фәйзуллин һәм танылган җырчы, композитор, «Туган тел» телеканалының директоры Азат Вахитов та бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus