(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда биш катлы йортта өч кеше - ике бала һәм аларның әнисе ис газы белән агуланган. 35 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә барудан баш тарткан, улларын исә Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.
Ибраһимов проспектындагы 26а йортында бер хатын-кыз һәм ике бала – 11 һәм 4 яшьлек малайларның ис газы белән агулануы хакында кичә кичке унберләр тирәсендә билгеле булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына шул турыда хәбәр итте.
Фаҗига газ белән эшли торган су җылыткычның юллыгы төзек булмау сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.