(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе өчен кадрлар резервы булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе президиумы утырышында әйтте.
«Партиядә кадрлар резервы булдырыйк. Башкарма комитет җитәкчеләре, башка хезмәткәрләр өчен кадрлар резервын киләсе елдан эшли башларга була. Һәм аларны әзерләячәкбез. Берәр нәрсә булган очракта, җитәкче үз вазифасыннан китсә, алар әзер булып торачак, тәҗрибә туплаган кеше резервта булачак. Бу мәсьәләләре каравыгызны сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул партиядәшләрен муниципалитетлар белән элемтәне ныгытырга, куелган бурычларны бергәләп хәл итәргә өндәде. Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елда сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачагын да әйтте.