(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Чардаклы районы «Алга» авыл хуҗалыгы производство кооперативы (колхозы) рәисе Самат Насыров та бар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Самат Насыров Ульяновск өлкәсенең Почет медаленә лаек булды. Аның төбәктә авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, югары профессиональлеге һәм күпьеллык тырыш, намуслы хезмәте өлкә җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнгән. Самат Насыров җитәкчелек иткән «Алга» хуҗалыгы Чардаклы районында гына түгел, тулаем Ульяновск өлкәсе күләмендә алдынгылардан санала. Әлеге хуҗалык кырчылык һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча һәр елны югары күрсәткечләргә ирешә. Самат Насыров авылның социаль сферасы үсешенә зур игътибар бирә, җирле мәктәпкә бик нык ярдәм итә, диелә бу хәбәрдә.