(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Татарстанда газета-журналларга язылуның дәвам итүе турында искәртә. 10 гыйнварга кадәр дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә почта бүлекчәләрендә язылырга була. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте киләсе яртыеллыкка төрле аудиторияләргә тәгаенләнгән, татар һәм рус телләрендә чыгучы басмалар тәкъдим итә. Шул исәптән балалар өчен «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларына, хатын-кызлар өчен «Сөембикә», әдәбият сөючеләр өчен «Казан утлары» журналларына язылырга була.