(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). АКШ Сәүдә министрлыгы (BIS) каршындагы Сәнәгать һәм иминлек бюросы Россия һәм Кытайның махсус эксперт режимы кертелә торган 103 компания һәм ведомстводан гыйбарәт исемлек бастырып чыгарган. Алар арасында Казан вертолет заводы һәм «Россия вертолетлары» холдингы да бар. Әлеге исемлеккә кергән оешма һәм ведомстволар АКШтан кайбер товарлар һәм технологияләр сатып ала алмаячак, ә экспорт өчен аларга лицензия кирәк булачак. Аны Дәүләт департаменты белән киңәшкәннән соң АКШның Сәүдә министрлыгы тәкъдим итәчәк. 45 фигурантның күпчелеге – 15 компания – авиация сәнәгатенә карый. Алар арасында «Гражданские самолеты сухого», «Туполев» АҖ (Горбунов исемендәге Казан авиация заводы аның филиалы санала), «Ростех-Азимут» һ.б. бар. Әлеге исемлеккә шулай ук «Ростех» дәүләт корпорациясе, «Рособоронэкспорт», Тышкы разведка хезмәте, Президентка хезмәт күрсәтә торган «Россия» махсус очучылар отряды да кергән. Быел Казан вертолет заводында җитештерелгән Ми-38Т боралагын экспортка чыгара башладылар.