(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан ТНВ бүләкләр уйната. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. 21 декабрьдән @tvtnv инстаграм аккаунтында биш көн дәвамында биш төрле бүләк уйнатыла. «Бүләкне оту өчен, көн саен бирелгән биремнәрне үтәп бару кирәк», диелә хәбәрдә.