(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Чикләвек» интеллектуаль уены узды. Анда илнең әйдәп баручы югары уку йортлары һәм яшьләр берләшмәләре студентларының 60 тан артык вәкиле катнашты. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Чикләвек» — тулысынча татар телендә үткәрелә торган беренче һәм бердәнбер интеллектуаль уен, татар телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен белү биремнәреннән тора.
«Туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу бүген барлык институтларның өстенлекле бурычы һәм мөһим миссиясе булып тора», — диде Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Белем чишмәсе» командасы яулады. Икенче урында - «Алсу» хатын-кызлар клубы, өченче урында — «Нигез» командасы. Җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле призлар, барлык катнашучылар оештыручылардан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.