(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Быел Россиядә рекордлы санда никах килешүләре теркәлгән. Федераль нотариаль палатаның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. «Никах килешүе – гаиләдә милеккә бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә һәм бәхәсләргә юл куймаска сәләтле мөһим алым ул», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Инде ноябрь аенда ук төзелгән килешүләр саны узган елгы күрсәткечтән 9 процентка артып киткән. Әйтик, 2019 елда Россиядә 110 меңгә якын никах килешүе теркәлгән, 2020 елның 16 ноябренә исә аларның саны 119 меңгә җиткән. Россиянең никах килешүләрен иң күп рәсмиләштергән төбәкләре арасында Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Татарстан бар.