(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев белән очрашты. Алар ике тугандаш республика арасында мөселман мәгарифен үстерүдә элемтәләрне ныгыту хакында сөйләште. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Денис Вәлиев Казахстан Республикасына Казаннан теология һәм шәригать белгечләрен җәлеп итү мөмкинлеген карауны сорады. Камил хәзрәт хезмәттәшлек оештыруны хуплады. Казахстанга җәлеп ителгән Татарстан белгечләре белем күтәрү курслары, лекцияләр, төрле очрашулар оештыра, яшьләр белән очраша, форум-конференцияләрдә чыгыш ясый алырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.