(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанның икътисади сәясәт тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләрендә дә кулланырга кирәк. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы җитәкчесе Антон Силуанов Татарстан Республикасы финанс органнары коллегиясе утырышында хәбәр итте. «Республикада сатып алу сәясәте буенча эш ничек оештырылганын беләм, ул югары дәрәҗәдә дип әйтә алам. Без Хөкүмәт һәм Финанс министрлыгы, Татарстан салым һәм казначылык идарәсе эшенең нәтиҗәләрен күрәбез. Россия Федерациясенең күп кенә субъектларына Татарстан Республикасында булган тәҗрибәне кулланырга кирәк, чөнки ул иң яхшыларның берсе», — диде Силуанов. Министрлык башлыгы сүзләренчә, ел ахырында Татарстанда җыелу, йомгак ясау һәм бурычлар турында фикер алышу яхшы традициягә әйләнде. «Татарстан — Россия субъектлары арасында социаль-икътисади үсеш һәм инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча әйдәп баручы төбәк», — диде министр. Төбәк Россия субъектларының социаль-икътисади хәле буенча лидерлар рәтенә керә, республика инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге буенча Мәскәүдән соң икенче урында тора. «Монда Рөстәм Нургалиевичның, бөтен республика Хөкүмәтенең шәхси казанышы бар, һәм бу бик мөһим», — диде Силуанов.