(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). ЮХИДИ Казанда үлем белән тәмамланган юл һәлакәте оештырган такси йөртүчесен эзли. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте кичә кичке алтыда Салмачы бистәсендәге Үзәк урамда булды. «Рено» (такси) руле артында 22 яшьлек шоферның куркынычсыз тизлек сакламыйча каршы як полосага чыгуы һәм «Фольксваген» белән бәрелешүе ачыкланган. Бәрелүдән такси юл читенә төшеп, әйләнеп капланган. Авария нәтиҗәсендә 36 яшьлек такси пассажиры һәлак булган. «Рено» шоферы юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Казан дәүләт автоинспекциясе «Рено» машина йөртүчесе турында белүчеләргә 8-843-533-38-19 һәм 8-843-533-38-48 телефоннары аша хәбәр итүне сорый.