(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Уфада Башкортстанның атказанган артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюе дәүләт ансамбле ветераны Әюп Зиннуров 77 яшендә вафат булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Әюп Зиннуров 1943 елның 10 октябрендә туган. Стәрлетамак мәдәният-агарту училищесында укыган, ул коллективтагы беренче профессиональ артистларның берсе була.
Әюп Зиннуровның иҗади династиясен артистларның алдагы буыннары да дәвам иткән, ул балаларына да бию сәнгатенә мәхәббәт уяткан, диелә хәбәрдә.
Олы улы Урал Зиннуров Чиләбе опера һәм балет театрында биегән, кызы Алсу Зиннурова — Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт ансамбле солисткасы булган. Хәзер алар икесе дә иҗади пенсиядә. Төпчек улы Юлай Зиннуров та Р. Нуриев исемендәге Уфа хореография училищесын тәмамлаган. Кияве — Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт ансамбленең танылган солисты, Башкортстанның халык артисты Рөстәм Мөлеков.