(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда «Татнефть» оешмасы 25,9 млн тонна күләмендә нефть чыгаруны фаразлый. Бу хакта республика Президенты ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында әйтте.
Татарстан Президенты әйтүенчә, дөньядагы икътисади вазгыять аркасында, фаразланган мәгълүматларны төзәтергә туры килгән.
«2020 елда Татарстан Республикасында 35,9 млн тонна нефть чыгару планлаштырылган, шул исәптән „Татнефть“ оешмасына 29,2 млн тонна нефть туры килгән. 18,6 мон тонна нефтьне (2019 елгы дәрәҗәдә) эшкәртүгә җибәрү планлаштырылган», — диде Миңнеханов.
Ул китергән мәгълүматларга караганда, 2020 ел йомгаклары буенча, 32 млн тоннадан күбрәк нефть чыгару көтелә. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 13,7 процентка азрак.
«Шул ук вакытта Татнефть» 25,9 млн тонна нефть чыгарырга фаразлый. ОПЕК+ белән килешү төзелеп бетсә, «Татнефть» Компания үсеше стратегиясе кабул иткән күләмдә нефть чыгаруны бер-ике айда кире торгызачак. Нефть табуны тиз арада торгызу һәм үстерү өчен барлык ресурслар да бар», — диде республика башлыгы.
Моннан тыш, Төрекмәнстанда «Татнефть» проектын киңәйтү нәтиҗәсендә («Туркменнебит компаниясе белән берлектә тормышка ашырыла) компания өстәмә рәвештә 770 мең тоннадан артык нефть чыгара алачак.
Хәзер «Татнефть» Төрекмәнстан Республикасында нефть чыгаруны арттыруга юнәлдерелгән сервис контактын уңышлы гына тормышка ашыра. «Туркменнебит» компаниясенең ике нефть промыселында чаралар комплексы булдыру 280 мең тоннадан күбрәк нефть чыгарырга мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта Төрекмәнстан һәм Татарстан нефтьчеләре өстәмә нефть промыселларын да кертеп, «Татнефть» һәм «Туркменнебит» компанияләре арасында килешүне алга таба киңәйтү планын төзеде.