(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 20 декабрьдә Свердловск өлкәсенең Милли-мәдәни автономиясе «Төбәкнең мәдәни-тарихи байлыгы буларак, Россия Федерациясенең җирле халыклары традицияләренең күптөрлелеге» конференциясен үткәрә. Бу турыда өлкә автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Конференциядә катнашу өчен галимнәр — төбәктә милли сәясәтне гамәлгә ашыруны җайга салучы тарихчылар, культурологлар гына түгел, хакимият органнары вәкилләре дә, шулай ук Уралның этник бергәлеге вәкилләре, милли оешмалар эшчәнлеген тәэмин итүче меценатлар, җирле берләшмәләр активистлары да чакырыла. Чара Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе белән берлектә уздырыла. Конференция кысаларында « Екатеринбургның Татар бистәсе»нә экскурсия, ТАССРның 100 еллыгы тәмамлануга багышланган Свердловск дәүләт халык иҗаты сараенда концертка бару планлаштырылган.