(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 2021 елның беренче гыйнварында Татарстан Язучылар берлеге татар шигърияте классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби флешмоб уздыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә берлек рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләде. «Татарстан Язучылар берлегенең социаль челтәрләрендә Һади Такташның шигырьләре, поэмаларыннан өзекләр укылачак. Моннан тыш, Такташка багышлап язылган башка авторларның шигырьләре дә керәчәк. Әдәбият галимнәребезнең Такташ шәхесенә булган фикерләре дә урын алачак. Акциядә шигърият сөюче барлык кешеләр дә катнаша ала. Алар видеоязмаларын #Такташ120 хештегы белән урнаштырырга тиеш», — диде ул. Рәмис Аймәт әйтүенчә, Һади Такташның шигырьләре татар һәм башка телләрдә яңгыраячак. «Такташ әсәрләренең тәрҗемәсе дә бар, аларны Интернеттан табарга мөмкин. Һади Такташ шәхесенә һәм иҗатына ел буе игътибар күрсәтәчәкбез. Хыялыбыз — Такташның Казандагы һәйкәле янында шигърият бәйрәмен оештыру», — диде Рәмис Аймәт.