(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында республикада автомәктәпләргә контрольне көчәйтергә дигән йөкләмә белән чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов республика юлларында күпчелек аварияләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу аркасында килеп чыгуын әйтте. ТР Президенты прокуратурага автомәктәпләрне тикшерүне йөкләде. «Руль артында йөргәндә юлларда нинди генә йөртүчеләрне күрмибез. Аларга машина түгел, ат та бирергә ярамый. Бу шоферлар каядыр укыган? Без автомәктәпләр эшенә бик катгый карарга тиеш», - диде ул. Ел башыннан бирле республика юлларында өч меңнән артык юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 200дән артык кеше, шул исәптән сигез бала һәлак булган.