(Чувашия, 16 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Фәрит Гыйбатдинов үз гомерен татар мәдәниятен саклауга, Чувашия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга багышлады. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова юллаган мөрәҗәгатьне Чувашиядә «Гыйбатдинов укулары» конференциясенә багышланган концертта укыдылар. «Күп еллар дәвамында Фәрит Гыйбатдинов Чувашия татарларының лидеры булды. Ул татар мәдәниятенең милли үзенчәлекләрен үстерүгә һәм танытуга зур өлеш кертте, бөтен гомерен иҗтимагый, мәдәни һәм фәнни эшчәнлеккә багышлады», — диелә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова мөрәҗәгатендә. Министр сүзләренчә, Фәрит Гыйбатдинов оештырган «Урмай зәлидә», «Урмай моңы» фестивальләре, «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле дә татар халкы өчен зур әһәмияткә ия. Алданрак Фәрит Гыйбатдиновка туган ягында ике мемориаль такта ачылуы турында хәбәр иткән идек .