(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородта яшәүче күренекле җәмәгать эшлеклесе, күп еллар «Туган як» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе булып эшләгән Марат Юнисов 82 яшендә вафат булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша, диелә хәбәрдә.