(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, полилингваль мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханы татар телендә булуы күздә тотылмый. «БДИ татар телендә булыр дип ышандыра алмыйбыз», — диде министр парламентта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.
ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин татар телен саклау буенча полилингваль мәктәпләргә зур өметләр баглануын искәртеп, Төп дәүләт һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә тапшыру мөмкинлеге турында сорашты.
«9, 11 сыйныфлардан соң имтиханнар татар телендә була дип ышандыра алмыйбыз. Без бу мәсьәләне күтәреп чыктык, аңа тискәре җавап алынды. 309 нчы закон кысаларында дип сылтама бирелә. Ә менә мәктәпләрдә бөтенроссия тикшерү эшләрен татар телендә үткәрүне субъект хәл итә ала, дигән хат алдык. Хәзерге вакытта моның белән шөгыльләнәбез. 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10 нчы сыйныфларда уздырырга була, ләкин ул БДИ түгел», — диде Илсур Һадиуллин.
Шуңа карамастан, министр әйтүенчә, фәннәрне татарча өйрәнеп тә, параллель рәвештә БДИ га әзерләнү булачак. «2 нче гимназиядә дә шулай булган иде. Быел исә, Кукмараның Ядегәр татар мәктәбендә укыган егет БДИдан 399 балл алды», — дип искәртте.