(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Башкорт телендә дөньядагы иң зур ландшафттагы язманы Уфаның «Кашкадан» паркында ясаганнар. Россия рекордлар реестры вәкилләре хәрефләрнең үлчәмен (10,8×32,5 метр) һәм рекордны теркәп, шул хакта сертификат тапшырган. Бу хакта « Башинформ » агентлыгы хәбәр итә.
Уфаның башкорт телендәге атамасы — Өфө сүзе электромобильдә йөрү өчен билгеләнгән асфальт юл рәвешендә эшләнгән, диелә хәбәрдә.