(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елның 3-8 февральдә Казанда Махсус кышкы Олимпия уеннарының Бөтенроссия спартакиадасы узачак. Бу турыда Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Спартакиада Махсус кышкы Олимпия уеннарына Россия җыелма командасын туплау өчен сайлап алу этабы булып тора. Спартакиада атлетлар белән аралашу үзенчәлекләрен аңлау, спорт корылмаларын, җиһазларны, персоналны сынау мөмкинлеге бирәчәк. Моңа кадәр безнең үзенчәлекле спортчылар белән халыкара чаралар уздырган булмады. Февраль аенда без үзебезне сынап карыйбыз», — диде Владимир Леонов. Дөньядагы эпидемиологик вазгыять аркасында, спартакиаданы чит ил спортчыларыннан башка үткәрү турында карар кабул ителгән. Чарада Россия спортчылары гына катнашачак. «Ярышларны уздыру Роспотребнадзор һәм Россия Хөкүмәте таләпләре нигезендә гамәлгә ашырылачак», — диде Татарстанның спорт министры.