(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә кар, бозлавык һәм 19 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеоүзәгендә кисәтәләр. «Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Иртән һәм көндез кар көтелә», - диелә Татарстан синоптиклары хәбәрендә. Шулай ук 16 декабрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә 9-14 градуска кадәр салкын булачак, урыны белән температура -19 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез 5тән алып 10 градуска кадәр салкын фаразлана. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.