(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда һәм гомумән алганда Россиядә 2021 елда торак бәясе кыйммәтләнәчәк. Бу Россия Төзелеш министрлыгы боерыгы проектыннан күренә. Шул хакта «Известия» газетасы яза. Ведомство 2021 елның беренче ярты еллыгына бер квадрат метр торакның уртача базар бәясен 49 мең 173 сум күләмендә билгеләде, бу быелгы елның яртыеллыгына караганда 539 сумга яки 1,1 процентка артыграк. Торак өчен күчемсез милек Мәскәүдә, шулай ук Ерак Көнчыгыш федераль округының кайбер төбәкләрендә 8-9,5 мең сумга кыйммәтләнәчәк. Якутиядә һәм Ленинград өлкәсендә бәяләр бер квадрат метр өчен 4 мең сумга, ә Санкт-Петербургта, Удмуртиядә, Чувашиядә һәм башка төбәкләрдә 2-3 мең сумга артачак. Татарстанда, Марий Элда һәм федерациянең тагын 25 субъектында бер квадрат метр бәясе 2 мең сумга яки бераз кимрәккә кыйммәтрәк булачак. 34 төбәктә, Башкортстанны да кертеп, күчемсез милек бәяләре хәзерге дәрәҗәдә калачак. Алар Бурятиядә генә кимиячәк — бер квадрат метр өчен 78,18 меңнән 61,26 мең сумга кадәр төшә, дип саныйлар министрлыкта.