(Әлмәт, 5 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары », Гөлназ Гыйззәтуллина). Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачыларга премьера тәкъдим итте. «Аһәң» — татар халкының музыкаль-шигъри фольклорына нигезләнгән манзара-спектакль. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Биредә сюжет юк, 2,5 сәгать дәвамында тамашачы бер җепкә салынган төрле ун бәян карый. Җиде режиссер, җиде драматург иҗат итеп, сәхнәләштерелгән хикәятләр бер-берсен кабатламый, әмма аларны аһәң берләштерә. Әлеге премьера аптырашта калдыра, бәхәсләштерә, сүзләрдә, хәрәкәтләрдә, ахыр чиктә сайлаган темада казынырга мәҗбүр итә.
Манзара-спектакльдә төп герой юк, хәер, ансыз да биредә вакыйгалар күп, күләме зур, ансыз да хис-кичерешләр мулдан… Үз тарихы һәм геройлары булган 10 бәянның һәрберсе билгеле бер проблеманы күтәрә, һәм һәркайсының үз стиле.
Спектакль Идел буендагы ачлык вакытында үлгән сабыйларыннан аерылырга теләмәүче ир белән хатынның юлдагы ачы газапларын тасвирлаучы күренеш белән башлана. Кинәт сәхнә Сабантуй мәйданына әверелеп, тамашачы яшьләрнең уенына җәлеп ителә, өч туган белән әтинең аралашуы аша балалар һәм әтиләр проблемасы күтәрелә.
Аларны «караңгы вә куркыныч» хатирәләр сөйләүчеләр һәм күчеш чорындагы яшүсмер кызга тынгылык бирмәүче уйлар алыштыра. Куелышта Адәмнең уллары Һабил белән Кабил бәяны, хатын-кызны ничек бар шулай сурәтләүче монолог, татар авылын саклап калу өчен булдырылган әби-роботлар, виртуаль дөнья да чагылыш таба.
Казан шәһәренең барлыкка килү тарихын да ишетергә, этнограф кыз кыяфәтендәге бүгенгебез белән татар халык иҗатын чагылдыручы борынгы традицияләр җыелмасын туплаган өлкән буын вәкиленең очрашу шаһиты булырга да туры килә. Җыеп кына әйткәндә, гасырлар дәвамында җыелып килгән төрле кыйбладагы проблемалар сәхнәгә чыгарыла.
Спектакль барышында элекке җырлар да тыңларга була. Җыр, көй димәктән, куелышта алар байтак. Сәхнә биләп утыручы артистлар (алар тулаем халыкны да күрсәтә булса кирәк) спектакль дәвамында көйләп, музыка коралларында уйный, ул гына түгел, алар сәхнә тутырып бии дә.
Манзара-спектакль гади түгел, аның куелышы да моңарчы күзәтелмәгәнчә үзгә, аны кабул итү дә башка, хис-кичерешләрнең дә очына чыгып җитәрмен димә. Аның, мөгаен, тамашачысы да аңлы, зиһенле булыр.