(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Алабугада котельнаяда аварияне төзәтеп бетергәч, кичкә йортларга җылылык бирергә җыеналар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шәһәрнең үзәк котельнаясында авария җылылык трассасы өзелү сәбәпле килеп чыккан. Барлыгы 50 мең кеше яшәгән күп фатирлы 220 йортка җылы бирү тукталып калган.
15.30 сәгатькә үзәк магистральне туктатып торып, котельнаядагы эшне яңартырга планлаштыралар. Аварияне тулысынча төзәтеп бетергәнче күп фатирлы 14 йорт җылысыз калачак, аларда 7 мең кеше яши.
Авария эшләре якынча кичке сәгать сигезгә төгәлләнәчәк, дип фаразлыйлар.
Элек «Татар-информ» котельныйдагы авария аркасында Алабугада 50 мең кеше җылылыксыз калганлыгын хәбәр иткән иде.