(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Вафат булганнарның өчесе дә ир-атлар, алар 1943, 1957 һәм 1965 елларда туган. Барлык очракларда да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнгән. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 144 үлем очрагы теркәлгән. Элегрәк «Татар-информ» республикада тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясен 87 кеше йоктырганлыгын хәбәр иткән иде.