Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Галимнәр кеше организмында моңарчы билгеле булмаган яңа орган тапкан

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Нидерландның яман шешне өйрәнү институты галимнәре кеше организмында моңа кадәрге тикшеренүләр вакытында ачыкланмаган яңа органга тап булган. Бу тикшеренү турында Radiotherapy and Oncology журналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Белгечләр пациентларны позитрон-эмиссион һәм компьютер томографиясе ярдәмендә тикшергән. Алар кешедә яман шешне ачыклау өчен, организмга радиоактив изотоплар белән тамгаланган глюкоза керткән. Тикшерү нәтиҗәсен карагач, кертелгән препаратка җавап бирә торган тагын бер пар төкерек бизләрен күреп алганнар.

PSMA PET/CT сканеры ярдәмендә йөз пациентны тикшергәч, аларның барысында да шундый орган тапканнар. Бу ачыш ике мәетне — ир-ат һәм хатын-кыз — гәүдәсен ярып карагач та расланган.

Тикшеренүчеләр сүзләренчә, кеше организмында зур төкерек бизе пары нибары өч данә генә булуы билгеле. Алар — колак янында, теш казналыгы һәм тел астында. Яңа табылган төкерек бизе пары йоткылык көпшәсе артында, баш үзәгендә диярлек урнашкан. Шуңа күрә белгечләр яңа бизләрне көпшәсыман дип атаган. Яңа ачыкланган орган тикшерү өчен уңайсыз урында булуы сәбәпле, элек аны күрмәгәннәр дип фаразлана.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus