(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә томан һәм кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә һәм иртән һава температурасының -2 градуска төшүе ихтимал. «Моннан тыш, бу вакытта урыны белән томан төшәргә мөмкин», — диделәр матбугат хезмәтендә. Шулай ук Казанда да томан төшүе көтелә.