(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россия эшмәкәре Алишер Усманов, Болгар ислам академиясенең попечительләр советы әгъзасы буларак, оешмага Европада төрле елларда нәшер ителгән ислам тематикасындагы китапларының уникаль коллекциясен бүләк итте. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Махсус җыелган коллекциядә 750 китап бар. Алар XV гасырдан XX гасырга кадәр Европаның Гданьск, Аугсбург, Киль, Амстердам, Венеция, Бордо, Оксфорд, Лондон, Дублин, Неаполь, Париж, Берлин һәм башка шәһәрләрендә нәшер ителгән.
Коллекция зур фәнни һәм тарихи кыйммәткә ия. Анда математика, фармакология, медицина, ботаника, астрономия, музыка, философия буенча басмалар тәкъдим ителгән. Нигездә, бу гарәп-мөселман галимнәренең Европа телләренә тәрҗемә ителгән эшләре.
Коллекция мөселманнар өчен фән үсеше тарихы буенча тикшеренүләр өчен бай чыганак булачак, диелә хәбәрдә.