(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы Петрякс авылында мәчет ачылуының 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Мәчеткә ярым айны 1990 елның 1 сентябрендә күтәрәләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Узган гасырның 80 нче еллар ахырында илдә үзгәртеп кору чорында динебезгә иреклек бирелгәч, төбәгебезнең татар авылларында мәчетләр төзелә башлый, Петрякста беренчеләрдән булып дини йорт бастырыла. Аны төзетүдә авыл халкы зур ярдәм күрсәтә, изге эшкә җирле колхоз рәисе Рәшит Измайловның зур өлеш кертә. Мәчет аның әби-бабасы йорты урынында торгызыла». диелә хәбәрдә. 19 сентябрьдә мәхәлләләр һәм авыл учреждениеләре бергәләп бәйрәм оештырган. Намаздан соң мәҗлес булган. Табынга сарык итеннән пешерелгән аш, милли ризыклар, төрле тәм-томнар куйганнар. Аларны авылның социаль учреждениеләрендә эшләүче хатын-кызлар әзерләгән, ә чыгымнарны мәчет мәхәлләләре, СПК идарәсе, администрация, авыл һәм Сафаҗай егетләре күтәргән.
Биредә катлаулы чорда бу изге эшне башкаручыларның хезмәтләрен билгеләп үттеләр һәм үткән гасыр башында репрессияләргә эләгеп, гаепсез үтерелгән дин әһелләрен хәтем-дога белән искә алдылар. Рәсми өлеш тәмамлангач, Татарстаннан килгән «Саф» рухи җыр ансамбле, Петряксның актив хатын-кызларыннан тупланган «Гүзәл» хоры һәм сәләтле җирле үзешчәннәр Ринат Аляутдинов белән Лилия Байкина да чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.