(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан өч катнашучы «Россия лидерлары. Сәясәт» конкурсы финалына чыкты. Бу хакта республиканың Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Алар барысы да Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервында төрле еллар катнашучылар», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Финалда Татарстанның Әгерҗе районы җитәкчесе Азат Вәлиев, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Гыйрфанов, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев җиңү өчен көрәшәчәк.
«Россия лидерлары. Сәясәт» конкурсын Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган оешма үткәрә. Чара закон чыгару эшчәнлеге һәм вәкиллекле хакимият органнарында эшләү өчен белеме, осталыгы һәм мотивациясе булган иҗтимагый-сәяси лидерларны ачыклау максатыннан үткәрелә.