(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 5 меңнән артык кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу турыда Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Хәзерге вакытта 5 меңнән артык кешегә „Спутник V“ вакцинасы ясалган», — диде Гинцбург. Аның сүзләренчә, прививка ясатучыларда белешмәдә язылганнан тыш билгеләр күзәтелмәгән.