(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россиянең бөтен дөньяны коронавирус инфекциясеннән вакцина белән тәэмин итәргә әзерлеге турында белдерде. Ул илнең барлык дәүләтләр белән тәҗрибә уртаклашырга әзер булуын искәртте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. БМО Генераль Ассамблеясенең 75нче сессиясендә Путин коронавирустан вакцинаны бөтен дөньяда куллануны тәэмин итүнең мөһимлеген әйтте. Дәүләтләр Covid-19 пандемиясе һәм башка проблемалар белән бердәм көрәшергә һәм БМО уставында теркәлгән халыкара хокук принципларына таянырга тиеш. Бары тик үзара ярдәм итешеп, дөнья җәмәгатьчелеге хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен лаеклы тормыш тәэмин итә ала. «Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга һәм барлык дәүләтләр һәм халыкара структуралар белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Шул исәптән ышанычлы, имин һәм нәтиҗәле икәнлеген раслаган Россия вакцинасын башка илләргә таратуга да кагыла», — дип белдерде Россия Президенты. Путин Covid-19 вакциналарына багышланган онлайн-конференция оештырырга тәкъдим итте , дип язган идек.