(Актаныш, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» ). Аскы Актанышта капиталь төзекләндерүдән соң 5нче «Кояшкай» балалар бакчасы-мәктәп ачылды. Төзекләндерү эшләренә республика программасы нигезендә 9 миллион сумнан артык акча бирелгән. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Яңартылган белем һәм тәрбия бирү учреждениесендә төзекләндерү барышында түбә яңартылган, тәрәзә, ишекләр алыштырылган, җылылык, су-канализация челтәре, янгынга каршы саклану системасы, идәннәр тулысынча яңартылган. Балаларның уен бүлмәләре идәннәре дә җылытыла торган итеп эшләнгән.
Бакчаның ачылу тантанасында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, төзекләндерү эшләрен башкарган «Стройком» оешмасы җитәкчесе Алмаз Мортазин катнашып, тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Бакчага икесе дә уенчыклар алу өчен матди ярдәм күрсәтте.
Бакчада өч төркемдә 37 бала йөриячәк, башлангыч сыйныфларда Әҗәкүл авылы балалары укыячак.