Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан феясы беренче Идел буе кечкенә кешеләр съездын уздырды

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда ахондроплазиядән җәфа чигүче Идел буе төбәгендә яшәүче кешеләрнең беренче съезды узды. Аны «Иман нуры» мәчетенең хәйрия бүлеге җитәкчесе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җәмәгать ярдәмчесе - «Фәрештә Регина» буларак билгеле Регина Иванова үткәрде.

«15 кеше җыю планлаштырылган иде, әмма ун кеше генә килде. Кызганыч, биш кеше килә алмаган. Миңа калса, алар ояладыр, мондый очрашуга әзер түгелләрдер. Кунаклар өчен «Иман нуры» мәчете ярдәмендә бик зур программа оештырылган иде.    

Чит шәһәрләрдән килгән кешеләрнең яшәве өчен без түләдек, кешеләргә Казанга килергә генә кирәк иде. Үзеңне психологик яктан сынап карау һәм синең кебек кечкенә үсештәге кеше белән очрашу җиңел түгел», - дип сөйләде чараны оештыручы «Татар-информ»га.

«Съезд бер көн дәвам итте. Без танышу өчен тренинг уздырдык, Казан буенча ике катлы автобуста йөрдек, аннары «Дөнья тирәли» күзәтү каруселеннән кошлар очышы биеклегеннән шәһәрне карадык. Ахырда боулингка киттек. Без барыбыз да бик дус булдык», - дип кичерешләре белән уртаклашты Регина.

Регина Ивановага хәзер 31 яшь, аның буе – 1 метр 16 сантиметр. «Иман нуры» мәчетендә ул хәйрия юнәлеше белән җитәкчелек итә: балалар өчен театрларга, циркка, экскурсияләргә, бәйрәмнәргә бүләкләр алып килә. Гадәти булмаган тышкы кыяфәте һәм оптимизмы өчен нәниләр Казанда яшәүче хатын-кызны «Фәрештә Регина» дип атыйлар.

Регина үзенең остазына, җитәкчесе һәм укытучысы Нияз хәзрәт Закировка чит шәһәрләрдән килгән кунакларны тукландыруны оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Алар өчен Казанда хостел алганнар. Шулай ук очрашуда катнашучыларга шәһәр буйлап хәрәкәт итәргә булышкан «Кайгырту» автоволонтерларына да рәхмәтле калуларын әйтте. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus