Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда аграрийлар өчен бердәм белем бирү платформасы эшли башлады

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы бердәм белем бирү платформасы эшли башлады. Ул аграрийларны укыту өчен булдырылган. Бушлай сынау дәресләренә теркәлү башланды инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.  «Ресурс агросәнәгать комплексы өлкәсендә яңа белемнәр алырга, заманча технологик карарлар һәм күнекмәләрне практик куллану өчен инструментлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Аграрийлар өчен сайланган өлкәдә осталыкны арттыру рентабельлекнең бөтенләй яңа күрсәткечләренә чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Платформа эре предприятие белгечләре өчен дә, зур булмаган фермер хуҗалыклары өчен дә, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә билгеләнгән», — диде Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин. Курсларда сөт терлекчелеге, умартачылык, төгәл игенчелек технологияләре, биологияләштерү һәм нәтиҗәле орлыкчылык турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, фермерлар өчен салым салу системаларын ачыкларга һәм җитештерелгән продукцияне сертификацияләргә ярдәм итәчәкләр, «Меркурий» системасы белән эшләргә өйрәтәчәкләр. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән экспертлар агробизнес өчен онлайн-мәктәп укытучылары була. Бу тәҗрибә уртаклашырга һәм иң яхшы тәҗрибәләрне кулланырга мөмкинлек бирәчәк. «Агрокыр» платформасын эшләү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бу елның июлендә «Татарстанда кыр көне»ндә тәкъдим ителде. Киләчәктә мәктәпне федераль дәрәҗәгә җиткерү планлаштырыла. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus