(Казан, 18 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ленар Сафин Федерация Советында төбәк вәкиле итеп билгеләнгән указга кул куйды. Документ республика җитәкчесе порталында урнаштырылган. «Россия Федерациясе Советы әгъзасы — Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил Сафин Ленар Ринат улына вәкаләтләр бирү», — диелә документта. Билгеләп кую турында бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының 13нче утырышында хәбәр итте. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, Министрлар Кабинеты формалашканчы ведомство башлыгы вазифасын Артем Чукин башкарачак.