(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстаннан Федерация Советына барачак. Бу хакта парламентның унөченче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Федерация Советы әгъзасының вәкаләтләре бирелергә мөмкин булган өч кандидатура турында белешмә җибәргән иде. Кандидатлар исемлегенә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев керде. 2010 елның 22 апреленнән Ленар Сафин Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып билгеләнгән иде.