(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазифасына расланды. «Миңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт. Минем өчен бу дәрәҗә һәм җаваплылык», — диде ул Дәүләт Советы утырышында. «Күп кенә күрсәткечләр буенча югары планка билгеләнгән, республиканың алдагы тотрыклы, социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эш көтә», — диде Песошин. Ул коронавирус таралу сәбәпле, икътисадның авырлыкларга юлыкканын искәртте. «Һәркем дөньяның нинди каршылыклар белән очрашканын аңлый. Икътисадның тулы секторлары туктап торды. Федераль үзәк белән берлектә, вазгыятьне тотрыкландыру чаралары күрелде. Бу җитештерүчәнлекне һәм эш урыннарын саклап калырга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта, нефть чыгару, химия, җитештерүе, машина төзелеше өлкәләрендә үсеш кимегән», — диде. Алексей Песошин җиде айда Татарстанда тулай төбәк продукт күләме 1,5 процентка кимегәнен билгеләп узды. Ил буенча ул 3,9 процентка җитүе ихтимал. «Бүген республиканың икътисади потенциалын саклап калу мөһим. Татарстанда төп бурыч — һәркемнең иминлеген, кайгырту, уңайлылык булдыру. Илкүләм проектлар, республика программалары шуңа йөз тота», — диде.