(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Премьер-министр урынбасары вазифасына расланды. Аны Дәүләт Советы утырышында Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итте.
Хөкүмәт башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтовның икътисад министры вазифасында 2020 елның гыйнварыннан эшләгәнен, элегрәк министрлык белән 2010-2014 елларда идарә иткәнен искәртте.
«Аның финанс-икътисади эшчәнлектә тәҗрибәсе бай, аңа комплекслы һәм системалы фикерләү хас. Быел Татарстанда икътисадның кисәк төшүенә юл куелмады. Татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсе сакланды. Икътисад министрлыгының өлеше монда аз түгел», — диде Алексей Песошин.
Ул кризиска каршы чаралар күрелгәнен билгеләп узды. «Тулай төбәк продукт күләмен үстерү — стратегик бурыч, 2030 елга 5 трлн сумнан да ким итмәү бурычы тора», — диде.
Алексей Песошин Икътисад министрлыгы алдында торган бурычларны искәртте. «Президент тарафыннан икътисад министры Премьер-министры урынбасары статусында эшләячәк дигән карар кабул ителде. Мин ышанам: Мидхәт Рәфкатовичның белеме һәм тәҗрибәсе барлык бурычларны хәл итәргә булышачак», — диде.