(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдән Татарстанда стадион трибуналарының 70 процент өлешенә тамашачылар утыртырга рөхсәт итәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының рәсми порталында хәбәр ителә.
Бүгенге көндә спорт объектлары мәйданнарының яртысын гына җанатарлар белән тутыру рөхсәт ителә.
Элегрәк «Татар-информ» мәсьәләнең хәл итү стадиясендә булуын хәбәр иткән иде, карар проекты инде әзер диярлек.