(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Чит илдән кайткан 17 татарстанлы коронавируска тест тапшырмаган яки аның нәтиҗәсен өч көндә Татарстан дәүләт хезмәтләре сайтына кертмәгән. Хокук бозучыларга карата беркетмә төзелгән һәм судка тапшырылган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә. «Россия Дәүләт баш табибының чит илдән кайткач коронавируска тест тапшыру турындагы карарын үтәмәгән 17 кеше судка бирелгән», — диде спикер. Хокук бозучылар Covid-19 инфекциясенә анализ бирергә онытмаган, ә кирәк дип санамыйлар, диде ул. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның яңа 23 очрагы ачыкланган .