(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлауда эшләячәк күзәтүчеләрне әзерләргә тәкъдим итте. Ул республиканың сайлау системасы үсеше күп очракта күзәтүчеләр эшеннән торачагын әйтте. Бу турыда Үзәк сайлау комитеты җитәкчесе Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында сөйләде. Андрей Кондратьев сүзләренчә, сайлауда тавыш бирү процессын 20 меңгә якын күзәтүче контрольдә тоткан. Аларны партияләрнең төбәк бүлекләре, депутатлыкка кандидатлар һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы тәкъдим иткән. «Күзәтүчеләр эше — ул сайлау системасының бик мөһим тренды, ә алга таба Татарстанның сайлау системасы үсешендә локомотив булырга мөмкин. Булачак күзәтүчеләрне әзерләү, тәҗрибә җыйган күзәтүчеләрнең квалификацияләрен күтәрү шартларның берсе булырга тиеш», — диде ул.