(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Вируслы яки бактериаль пневмония кичергән барлык пациентлар участок терапевтларында теркәлә. Аларга өстәмә күзәтү таләп ителә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Үпкәсе ялкынсынган пациент COVID-госпитальдә яисә өйдә дәвалануга карамастан, ул өстәмә күзәтү таләп ителә торган кешеләр исемлегенә эләгә.
Пневмонияне хроник авырулар булган кешеләр аеруча авыр кичерә. Терелгәннән соң да, мондый пациентларга реабилитация кирәк, диелә бу хәбәрдә.