(4 сентябрь, Казан, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Гөлсирә Шәрифуллина). 3 сентябрьдә Лашман урта мәктәбендә узган «Җиңү диктанты» акциясендә 80 нән күбрәк кеше катнашты. Әлеге чара Бөек Җиңүңең 75 еллыгына багышланган иде. Бу хакта җирле басма яза.
«Акциягә, нигездә, өлкән сыйныф укучыларын җәлеп иттек. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре дә катнашырга теләк белдерделәр, аларны да кабул иттек», — диде Лашман мәктәбе директоры урынбасары һәм әлеге акция өчен җаваплы булган Илдар Мөбарәкшин.
Диктант тест формасында узды. Катнашучыларга 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле 25 сорауга җавап бирергә кирәк иде.
Әлеге чара Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, яшь буында тарихи грамоталылыкны һәм патриотик тәрбияне арттыру максатларында уздырылды.
Диктантны мәктәпкә килеп тә, онлайн режимда да язарга мөмкин иде. Нәтиҗәләр белән #диктантпобеды сылтамасы белән кереп, шәхси идентификация номеры буенча танышырга була.