(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Веста» үзәгендә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен заманча мәйданчык ачылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Мәйданчыкта җиһазлар 2019 елда «Татнефть» хәйрия фондыннан «Sunny town» — «Кояшлы шәһәрчек» проектын гамәлгә ашыру өчен алынган грант хисабына урнаштырылган. Махсус дәресләр һәм саф һавада массакүләм спорт уеннары үткәрергә, балаларның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итәчәк.