Мы в Telegram
Добавить новость

Власти Москвы решили возобновить отопление из-за предстоящего похолодания

SHOT: в Подмосковье подросток угрожает расправой однокласснице и ее семье

Собянин: Производство электросудов откроют в Нагатинском Затоне в конце года

Мосгосстройнадзор контролирует ход строительства 40 православных храмов в Москве



World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мирфатыйх Зәкиев: Яшисең килсә, йога белән шөгыльлән, диделәр - «Ватаным Татарстан»

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Риман Гыйлемханов). Мирфатыйх абый гармунда шушы көйне сыздырып җибәргәч, аңа кушылып җырлыйсы килә башлады. Бәлки, җырлаган да булыр идем, әмма, бераз кыенсындым. 93 нче яшь белән барган галим, филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх Зәкиев фатирына беренче мәртәбә кереп, авыз күтәреп җырлап утыру килешмәс, дидем. Ә ул: «Карале, энем, шушы яшьтә дә бармаклар җитез йөгерә икән бит әле, » — дип куйды. Без — мәктәптә дә, югары уку йортларында да Мирфатыйх Зәкиев төзегән дәреслекләр буенча гыйлем алган буын. Әмма шәхсән үземнең аның белән очрашып, гәпләшеп утырганым булмады. Бөтен олпат шәхесләргә диярлек хас тыйнак, үтә дә гади кеше ул. Фәнни-гыйльми эшчәнлеге турында артык сүз куертмадык. Үзе: «Туксан ике яшь шактый гомер инде ул, энем», — дип тагын бер кат искә төшергәч, түзмәдем: «Егетләр кебек әле син, Мирфатыйх абый», — дип куйдым. Бу аның кәефен күтәрү, бераз үсендереп җибәрү өчен генә әйтелгән сүзләр түгел иде. Хәтере әйбәт, акылы саф аның, хәрәкәтләр дә сөбханалла гына. Баксаң, инде ярты гасырдан артык йога белән шөгыльләнә икән. Кырык яшьләрдә инфаркт була язган аңа. Казан дәүләт педагогия институтында ректор чагы бу. Сырхауханәгә барган. Рахлин фамилияле профессор: «Мин сезгә дарулар язып бирә алам, әмма теләсә кайчан, теләсә кайсы җирдә егылып үләргә мөмкинсез», — дип «тынычландырган». — Нишләргә соң? — дип аптыраган яшь профессор. — Яшисегез килсә, йога белән шөгыльләнә башлагыз! — дигән табиб. Шуннан соң Мирфатыйх абый йога турында китаплар алып, бөтен мускулларны хәрәкәткә китерә торган күнегүләрне сайлап, үзе өчен бер система төзегән һәм инде менә илле ике ел буе һәр көнне иртән кырык минут чамасы күнегүләр ясый икән. «Шунсыз яши алмам кебек», — ди. Иң кызыгы, Мирфатыйх ага фән белән шөгыльләнүне дә йогага тиңли. «Хәрәкәттә — бәрәкәт», — дип бүген дә тел гыйлеменә, милләт тарихына кагылышлы фәнни хезмәтләр яза. Беркөнне санап утырган да, үзе дә шаккатып куйган: барлыгы 1190 (!) фәнни хезмәте басылып чыккан икән. Аларны бергә җыеп, аерым китап итеп чыгарсаң иде, ди ул. Нияте тормышка ашса, бу — якынча 20 томлык җыентык дигән сүз. Татар милләте өчен нинди зур байлык, әйе бит! Шунысын да әйтик, гомеренең 40 елын төрле оешмаларда җитәкче булып эшләгән Мирфатыйх ага. Галимнең туган ягы — Ютазы районында берничә мәртәбә булганым бар. Кәрәкәшле авылында аның исемен горурланып телгә алмый калмыйлар. Әле сугыш вакытында авылда тимерче булып эшләгәнен дә искә төшерәләр. Тимерче егетнең тел галиме булып китүе минем өчен бераз сәер тоелган иде. Ул филология өлкәсе турында хыялланмаган да, физика, математиканы яраткан. Әмма Казанда китап нәшриятында эшләүче авылдашлары Фатыйх Махианов Кәрәкәшледән югары белем алырга килгән дүрт егеткә: «Әллә нинди институт эзләп йөрмәгез, әнә университетта күптән түгел татар теле һәм әдәбияты факультеты ачылды, шунда керәсез!» — дип катгый гына әйтеп куйган да, боларны җитәкләп диярлек университетка алып барган, кабул итү комиссиясенә документлар тапшырттырган. Имтиханнарны яхшы билгеләренә биреп, университет шәкертләренә әйләнә егетләр. Аларның берсе — Сәгъдәт абый Ибраһимов безне дә укытты, синтаксистан керә иде ул, сүзтезмә, җөмлә төзелешләре турында гыйлемне аңардан алдык. Ә Мирфатыйх абыйның шәкерте була алмадым, мин университетка кергәнче, танылган галим буларак аны педагогия институтына ректорлыкка тәкъдим иткәннәр иде. Институтны 27 ел җитәкләгән Мирфатыйх ага. 1991 елны беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев фәрманы белән бездә Татарстан Фәннәр академиясе ачылды. Фундаменталь фәннәрне үстерү, фән казанышларын актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә файдалану өчен, академиядә төрле юнәлештәге фәнни институтлар булдырырга кирәк иде. Тел, әдәбият институтына нигез салуны Мирфатыйх Зәкиевкә йөклиләр. Нигез салу ул инде Татарстанның иң танылган галимнәрен академия эшчәнлегенә тарту була. Тел, әдәбият институтын исә Фәннәр академиясенең беренче карлыгачы да дияргә буладыр. 1990 еллар — Татарстан тарихында да борылыш чоры, халык та, җитәкчелек тә дәүләтчелегебезне торгызу шаукымы белән яшәгән чак. Шуңа күрә Президентыбызның Мирфатыйх Зәкиевкә: «Академиягә татар галимнәрен күбрәк тартырга тырыш!» — диюе аңлашыла. Бит миллилек ул — дәүләтчелекнең асыл бер сыйфаты. Ул чакта милли республикаларда академияләр булмый әле, бездән күреп соңрак башкалар да Фәннәр академиясе төзү уе белән яши башлыйлар. Татарстан тарихында бу чор Мирфатыйх ага өчен аеруча кадерле була. Академиядә төрле тармаклар буенча фәнни эшчәнлек алып баручы җиде институт төзелә. Ул шуларның берсе — Тел, әдәбият, тарих институтын җитәкли. Җитәкче кешенең, гадәттә, иҗатка вакыты бик булмый. Ә Мирфатыйх ага фәнни эшчәнлеген үзенең яшәү рәвеше дип саный. 35 яшендә үк фән докторы, профессор дәрәҗәсе алган галим төрле халыкларның, шул исәптән татарның теле, милли үсеше, тарихы белән бәйле гыйльми хезмәтләр яза тора. 1995 елда аны Төркиянең Ататөрек исемендәге тел җәмгыятенә мактаулы хокукый әгъза итеп алалар. 1997 елда Мәскәүдә Халыкара төрки академия төзелә. Ул анда академик-оештыручы була. 2004 елда Мәскәүдә Лингвистик академия төзелә, академик итеп, нигездә Мәскәү, Лондон тел галимнәре сайлана. Мирфатыйх Зәкиев исә провинциядән сайланган бердәнбер академик була. Галим үзенең тормышы, эшчәнлеге турында шактый күп сөйләде, ара-тирә: «Мактану димәсләр микән?» — дип тә әйткәләп куйды. Нәрсәсе мактану булсын инде аның?! Эшчәнлекнең теге яки бу өлкәсендә «фәлән мәктәбе» дигән сүзләр бар. Тел гыйлеме өлкәсендә «Зәкиев мәктәбе» дигән төшенчә яши икән, димәк, галимнең хезмәтләре тарихыбызда аерым урын алып тора дигән сүз. Иҗаты, шөкер, озын гомерле Мирфатыйх аганың. Мин аңа: «Бөтен эшне читкә куеп, бераз ял итәсегез килмиме?» — дигән идем. Ул: «Уйланудан, эштән туктау тормышка гамь бетү, җан асрау гына булып калыр иде», — диде. Мин аны инде картайган, хәлсезләнгән 92 яшьлек карт итеп түгел, ә һаман да үзенең «иҗат күге»ндә очучы, милләт язмышын уйлап бәргәләнүче кошка да тиңләп куям. Бер рус классигы фикерен үзгәртебрәк әйтсәк, Фатыйх ага «шуышып йөрү өчен түгел, очар өчен» туган, күрәсең.   Риман Гыйлемханов ₽

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В Москве американец разбил окно и проник в детскую библиотеку

Новая тактика ведения боя: Россияне теперь используют «танки-черепахи» группами

Столичный бизнес нарастил энергопотребление в январе-марте 2024 года на 6,2%

Врач рассказал, что шашлык противопоказан при заболеваниях желудка и мочекаменной болезни

Музыкальные новости

Путин с Собяниным приехали в Храм Христа Спасителя на Пасхальное богослужение

Экс-футболист Деменко: в матче "Зенита" и ЦСКА в Кубке нет фаворита

Экзаменационный центр «Воронеж-НК» на базе Воронежского ТРЗ Желдорреммаш сертифицирует до 200 дефектоскопистов ежегодно.

Певец Сергей АРУТЮНОВ и солистка группы Демо - встречаются, или просто выпустили совместный хит “Солнышко”? Разлад АРУТЮНОВА и Маши Малиновской?

Новости России

Масштабная утечка: хакеры взломали сервера Минобороны Великобритании

Сегодня состоится инаугурация президента России Владимира Путина

Врач рассказал, что шашлык противопоказан при заболеваниях желудка и мочекаменной болезни

Столичный бизнес нарастил энергопотребление в январе-марте 2024 года на 6,2%

Экология в России и мире

Звуковая зубная щетка Revyline RL060 Blue и зубная паста Revyline Smart заказать в Ростове-на-Дону

Эксперт "Рексофт" о технологических помощниках в логистике, ритейле и маркетплейсах

Композитор Классической музыки Сергей Брановицкий представляет произведения классической музыки.

Российские туристы изменили свои предпочтения по отдыху в Турции: многое поменялось

Спорт в России и мире

«Ну и кто сказал, что женский теннис — это скучно?» Свёнтек — после матча с Соболенко

На кураже: Рублёв пробился в финал «Мастерса» в Мадриде, Медведев снялся из-за травмы

Рублёв выиграл турнир в "Мадриде", завоевав 16-й титул в карьере

Андрей Рублев поднялся на шестое место в рейтинге ATP

Moscow.media

Галина Янко: главные традиции и приметы Пасхи

Росгвардия обеспечила безопасность генеральной репетиции парада ко Дню Победы в Москве

Hybrid открывает собственную школу обучения программатик - специалистов Hybrid AdOps School

Байконур всё. Россия покидает космодром, а у Казахстана появляется новое пастбище для скота.











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Президент Кубы заявил, что начинает рабочий визит в Россию

В Тульской области начальница поезда хотела дать взятку проверяющим

«Зачем я его прощала?». Якутянка, которой бывший отрезал ухо и нос, рассказала про злополучное утро и планы на будущее

Масштабная утечка: хакеры взломали сервера Минобороны Великобритании