(Казан, 25 август, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин «Новая Тартария» YouTube-каналында борынгы географик атама — Тартария белән Татария исеме арасындагы аерма турында сөйләде. Урта гасырлардан башлап XIX гасырга кадәр Европа картографлары Каспий диңгезе һәм Тын океан арасындагы территорияне Тартария дип атыйлар. Эдуард Хәйруллин үз видеосында дөньяның иң зур илен кем ясаганын һәм «Тартария» сүзендә артык «р» хәрефе каян пәйда булуын сөйли. Ул «европалыларны антитартар пропагандасы нәрсә белән куркытуына да» туктала. Роликны караучылар шулай ук татарларның, тартар соусының, борынгы грек мифологиясендәге "тартар" сүзенең һәм рус сүзе «тартарары»ң уртаклыгы турында беләчәк.