(Казан, 6 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар Казанда Чуйков урамында боз яуганын видеога төшергән. «Татар-информ»га видеоязманы ролик авторлары җибәргән. Видео бүген кичке алтылар тирәсендә Чуйков һәм Мусин урамнары киселешендә ясалган. Кадрларда асфальтка көнбагыш орлыгы зурлыгында бозлар чәчелүе күренә. Шаһитлар сүзләренә караганда, шәһәрдә «мондый аномаль зона» Чуйков урамында гына түгел. Шәһәр үзәгендә шулай ук көчле яңгыр башланды.